news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан кардиохирурглары үпкәдәге тромбны алу өчен уникаль операция ясыйлар

Мондый авыру белән үлүчеләр саны миокард инфарктыннан һәм баш мие инсультыннан үлүчеләр күрсәткеченнән соң икенче урында тора.

Татарстан кардиохирурглары үпкәдәге тромбны алу өчен уникаль операция ясыйлар
minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ"). Әлмәт «Татнефть» медсанчастенең кардиохирурглары үпкәләрдәге тромбларны бетерү буенча уникаль операция ясыйлар. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Үпкә артериясенең (ҮАТЭ) тромбоэмболиясе кискен булганда пациентлар үлә. Мондый авыру белән үлүчеләр саны миокард инфарктыннан һәм баш мие инсультыннан гына калышып, өченче урында тора.

«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә хәзерге вакытта шушы авыруның көчле авыр формаларын дәвалау өчен 30 ашыгыч операция ясалган.

news_right_1
news_right_2
news_bot