news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кардиохирурглары Мәскәүдә йөрәкне күчереп утыртырга өйрәнә

2010 елда Төбәкара клиника диагностика үзәгенең 2-нче кардиохирургия бүлегендә 142 югары технологик операция, шул исәптән 83 операция йөрәк клапаннарына ясала

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 2010 елның башыннан алып, Төбәкара клиника диагностика үзәгенең 2-нче кардиохирургия бүлегендә 142 югары технологик операция, шул исәптән 83 операция йөрәк клапаннарына ясала.
Клиниканы матбугат хезмәтеннән алган хәбәргә караганда, быел бүлек табиблары йөрәккә куела торган биопротезлар санын арттыру бурычын куя. Билгеле булганча, АКШ белән Аурупа илләрендә операция вакытында биопротезлар куллану ешлыгы 70 процент белән исәпләнә. Татарстанда исә бу сан 0,5 процентны тәшкил итә. Шулай ук бүлектә имплантация өчен холтер-монито урнаштыру да планлаштырыла. Әлеге җиһаз йөрәк ритмы бозылу очракларына төгәл диагноз куярга һәм диагностика чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә. Республикабызда шундый имплантацияләргә ихтыяҗ елга 20-30 белән санала.
Бүгенге көндә республикабызда яәүче 1 миллион кешегә клапаннарны протезлау буенча 104 операция туры килә. Бу Россия белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк һзм Аурупа күрсәтечләренә туры килә. Узган ел шундый операцияләр саны 9 процентка артты. Бүлектә 741 югары технологик операция, шул исәптән 365 операция йөрәк клапаннарына ясалган иде. Быел бүлек эшенең бер юнәлеше булып йөрәкне күчереп утырту операцияләрен уздыруга әзерлек алып бару тора. Бүгенге көндә Төбәкара клиника-диагностика үзәге йөрәкне күчереп утырту операцияләрен башкаруга лицензия алырга әзерләнә. Бүлек белгечләре 19 апрельгә кадәр академик В.Шумаков исемендәге трансплантологик һәм ясалма органнар фәнни-тикшеренү институтында дәресләр ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100