news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан каратистлары Россия чемпионатыннан 14 медаль алып кайтты

Чемпионатта Татарстанны тәкъдим иткән 32 каратистның 14 е медальләр белән бүләкләнде

(Казан, 2 октябрь, “Татар–информ”). Сарытауда төгәлләнгән Вадо–кай каратэсы буенча 18 нче чемпионатта һәм Россия беренчелегендә Татарстан каратистлары 14 медальгә лаек булды. 500 спортчы катнашкан турнирда Татарстанны 32 каратист тәкъдим итте.
14–15 яшьлек спортчылар арасында (70 килограммга кадәрге үлчәү категориясе) – Олег Паракин, 16–17 яшьлекләр арасында (59 килограммга кадәрге үлчәү категориясе) – Екатерина Голубева, 18 яшьтән өлкәнрәк кызлар арасында (68 килограммга кадәрге үлчәү категориясе) – Ксения Леонтьева, 16–17 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр арасында (55 килограммга кадәрге үлчәү категориясе) – Нияз Ниязов һәм Эдуард Гыймалетдинов, 18 яшьтән өлкәнрәк спортчылар арасында (67 килограммга кадәрге үлчәү категориясе) Ринат Кутуев – алтын, 16–17 яшьлек яшүсмерләр арасында (55 килограммга кадәрге үлчәү категориясе) – Павел Шеленков, 14–15 яшьлек спортчылар арасында (57 килограммга кадәрге үлчәү категориясе) – Артур Ипатко, 12–13 яшьлекләр арасында (45 килограммга кадәрге үлчәү категориясе) – Карина Жданова, 14–15 яшьлек спортчылар арасында (54 килограммга кадәрге үлчәү категориясе) Лилия Мамяшева – көмеш, 14–15 яшьлек спортчылар арасында (70 килограммга кадәрге үлчәү категориясе) – Альберт Хәмидуллин, 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында (50 килограммга кадәрге үлчәү категориясе) – Алсу Сәләхетдинова һәм Рөстәм Шагин, 16–17 яшьлек кызлар арасында Анна Осипова бронза медаль яулады, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot