Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Камчаткадан балык продукциясен беренче куллардан алу белән аеруча кызыксына
Татарстан Президенты сүзләренчә, балык продукциясен "Казан" агросәнәгать паркында сатып булыр иде
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Камчатка крае губернаторы Владимир Илюхин белән очрашты. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.
Искәртеп узабыз: бүген Камчатка крае губернаторы "Евразия интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар" форумының пленар утырышында да катнашты.
Очрашу барышында Татарстан Президенты, аерым алганда, Владимир Илюхинның республикага сәфәре барышында аңа төбәкнең инновацион куәтен, кече һәм урта бизнес өчен инфраструктураны күрсәтергә, ярдәм формалары һәм яхшы шартлар булдыру турында сөйләргә тырышканнар.
Ике төбәк башлыгы очрашудан соң журналистлар белән булган әңгәмәдә Камчатка крае губернаторы Владимир Илюхин Татарстаннан бары яхшы тәэсирләр генә алганын әйтте. "Татарстанга үз йортыма килгән кебек килдем дип тагын бер тапкыр кабатлыйм, биредә яхшы кешеләр бик күп, мине генә түгел, башка делегацияләрне дә сөенеп каршы алалар", - диде В.Илюхин. Аның сүзләренчә, Татарстан - динамикалы үсеш кичерүче төбәк, аңардан өйрәнер әйберләр шактый.
Ул Камчаткада үзара беренче килешү имзаланган көннән алып нибары 4 ай вакыт узганга игътибар юнәтте һәм, бу очрашу төбәкләрнең алага таба хезмәттәшлеге хакында фикер алышуның дәвам булды, дип белдерде.
Искәртеп узыбыз: агымдагы елның 8-9 августында Татарстан Президенты эш сәфәре белән Камчатка краенда булды. Ул Паратун сөләйман балыгы үрчетүдә эксперименталь-җитештерү балык заводы, Ленин исемендәге балык тоту колхозында булды, шулай ук крайның татар-башкорт берләшмәсе әгъзалары белән очрашты. Болардан тыш, Татарстан белән Камчатка крае арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү дә имзаланды.
Камчатка крае губернаторы билгеләп узганча, бүгенге очрашуда ике яктан да туризм һәм бизнес өлкәләренә кагылышлы кызыклы тәкъдимнәр күп яңгырады. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ике төбәк арасындагы товар әйләнеше дәрәҗәсе мактанырлык түгел, ә ике якның да мөмкинлекләре бик зур. Сүз уңаенда, Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы мәгълүматлары буенча, узган ел Татарстан Республикасы белән Камчатка краеның төбәкара товар әйләнеше 690,2 миллион сум тәшкил иткән. Аларның 687,3 миллионы чыгарылган, ә 2,9 миллионы кертелгән товар исәбендә.
Аерым алганда, Татарстан Камчатка краена җиңел һәм йөк автомобильләре, кайбер азык-төлек товарлары җибәрә. Татарстан Президенты хезмәттәшлекнең барлык мөмкинлекләре дә җентекләп эшләнеп бетереләчәк. "Бигрәк тә безне беренче куллардан алына торган балык продукциясе кызыксындыра. Бездә "Казан" агросәнәгать паркы бар, анда суыткычлар урнаштырып, эшкәртүне оештыра алабыз", - дип саный республика Президенты. Транспорт проблемасы бар, әмма без аны хәл итү турында фикерләшәбез, диде Р.Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, Камчатка үсеш кичерә. "Анда автомобильләр, безнең нефть продукциясе кирәк, без аларны да җибәрәчәкбез", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
"Иң мөһиме - бездә турыдан-туры элемтә бар, без аны алга таба үстерәбез дип килештек. Безнең бер-беребезгә ихтыяҗыбыз зур дип ышанам. Без бер-беребезгә файда китерәчәкбез", - дип сөйләшүне йомгаклады Р.Миңнеханов.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз