news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кадрлар әзерли торган ресурс үзәкләре булдыруга 7 миллиард сум тоткан

Татарстанда соңгы сигез елда ресурс үзәкләре челтәрен булдыру һәм үстерүгә 8,2 миллиард сум юнәлтелгән. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, аерым алганда, республика бюджетыннан 7,2 миллиард сум бүленгән, ә ресурс үзәкләрендә әзерләнә торган белгечләргә эш урыннары тәкъдим итүче предприятиеләр 980 миллион сумнан артык инвестиция керткән.

Бүгенге көндә республикада 47 ресурс үзәге эшли. Татарстанның социаль-икътисади үсеш стратегиясен исәпкә алып, алар өч – Казан, Кама һәм Әлмәт икътисади зоналарында урнашкан. Һөнәри белем бирү системасын үстерү өчен оештырыла торган әлеге үзәкләр предприятиеләр өчен хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле, югары квалификацияле белгечләр әзерләргә ярдәм итә.

Предприятиеләр катнашында гамәлгә ашырыла торган төбәк программасы кысаларында яңа объектлар төзелә, булганнарына капиталь ремонт ясала һәм яңа укыту-лаборатория җиһазлары белән тәэмин ителә.

Казан икътисади зонасында 23 ресурс үзәге эшли. Аларда 14 юнәлеш буенча белгечләр әзерләнә: IT-технологияләр, халыкны гадәттән тыш хәлләрдән саклау, җиңел сәнәгать, машина төзелеше, педагогика, авыл хуҗалыгы, сервис, төзелеш һәм ТКХ, транспорт, энергетика, нефть химиясе, электроника, радиотехника.

Кама икътисади зонасындагы 14 объектта машина төзелеше, нефть химиясе, педагогика, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сервис, төзелеш, ТКХ, энергетика өлкәләре өчен яшь белгечләр әзерләнә.

Әлмәт икътисади зонасында 10 оешма бар. Аларның эшчәнлеге машина төзелеше, нефть табу, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, нефть һәм нефть продуктларын транспортлау белән бәйле.

Әйтергә кирәк, Татарстанда көллиятләр һәм техникумнар базасында ресурс үзәкләре оештыру «Мәгариф» илкүләм проектының (эш бирүче предприятиеләр белән тыгыз хезмәттәшлектә студентлар укыту һәм һөнәри яктан үстерү өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән) максатларына туры килә. Студентларның «Профессионаллар» чемпионаты хәрәкәтендә актив катнашуы һәм һөнәри осталык бәйгеләрендә җиңүләр яулавы «Мәгариф» икүләм проектының яшьләргә үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру һәм осталыкларын күрсәтү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән «Россия яшьләре» федераль проекты максатларына тәңгәл килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100