Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан көрәшчесе халыкара күләмдә «Ел спортчысы» дип танылды
Премия лауреатларын билгеләгәндә дәгъвачыларның гадел көрәш һәм хәрби дисциплина кыйммәтләренә тугры булуы исәпкә алынды.
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Чаллыдан тхэквондо көрәше остасы Рафаэль Камалов «Ел спортчысы-2018» Халыкара хәрби спорт советы премиясенә лаек булды. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шушы ук премиягә Канаданың Хәрби-диңгез флотын тәкъдим итүче тхэквондочы хатын-кыз Иветт Йонг лаек булды. Бу - советның 71 еллык тарихында әлеге бүләкне бер үк вакытта ир-ат һәм хатын-кыз алган беренче очрак.
Лауреатлар өч этаптан торган сайлап алу барышында билгеләнде. Ахыргы карарны CISM директорлар советы кабул итте. Претендентларның спорт казанышларыннан тыш (Татарстан спортчысы – WTF тхэквондо буенча хәрби хезмәткәрләр арасында дөнья чемпионы Т-и иск.), аларның оешманың гадел көрәш һәм хәрби дисциплина кыйммәтләренә тугрылыклы булулары исәпкә алынды.
- «Татар-информ» элек Камаловның «Ел спортчысы-2018»премиясенең интернет-тавыш бирүдә җиңүчесе булуы турында хәбәр иткән иде.
- Бүләкләү тантанасы Вьетнамның Хошимин шәһәрендә була. Чара 74 нче Генераль Ассамблея һәм Халыкара хәрби спорт советы конгрессы кысаларында 22-30 апрель көннәрендә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз