news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан көрәшчеләренә мактаулы исемнәр бирелде — «Шәһри Казан»

Раил Нургалиев исәбендә хәзер мөмкин булган бар исемнәр дә бар бугай инде.

(Казан, 19 март, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Радик Сабиров). Февраль–март айларында Татарстан көрәшчеләренә шактый гына мактаулы исемнәр бирелгән икән. Раил Нургалиев исә бер көн аерма белән ике исемгә лаек була!

Билбаулы көрәштән башлыйк. Россиянең спорт министры Олег Матыцин 3 мартта кул куйган карар нигезендә Илнар Закиров белән Фәрхәт Фәйзуллин — «Россиянең атказанган спорт остасы», ә Равил Салихов белән Габдеҗәлил Сөләйманов «Россиянең атказанган тренеры» исеменә ия була!

27 февраль көнне кул куелган приказда бер төркем егетләр көрәш буенча «Россиянең спорт остасы» дәрәҗәсенә лаек дип табыла: Динар Әүхәдиев, Инсаф Габдрахманов, Искәндәр Гарифҗанов, Данис Закиров, Эмиль Мәүлин, Раил Нургалиев, Ислам Фәлахов, Айрат Хәйруллин һәм Фарис Хуҗин.

Шунысы кызык: инде бер көннән — 28 февраль көнне чыккан приказда Раил Нургалиевка көрәш буенча «Россиянең халыкара класслы спорт остасы» исеме дә бирелә! Шундый ук исемгә Фирзәр Гыйниятуллин белән Ренас Кәлимуллин да лаек була.

Раил Нургалиев исәбендә хәзер мөмкин булган бар исемнәр дә бар бугай инде. Көрәш буенча ул — Татарстанның атказанган спорт остасы, билбаулы көрәш буенча — Россиянең атказанган спорт остасы да бит әле.

Барлык көрәшчеләрне һәм тренерларны котлыйбыз!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100