news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан көрәшчеләре ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы призлары өчен көч сынаша

Казанда 14 нче тапкыр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы призларына татар–башкорт көрәше буенча республика ярышлары башланды

(Казан, 30 октябрь, “Татар–информ”, Михаил Миронов). Бүген Казанның “Баскет–хол” спорт комплексында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы призларына татар–башкорт көрәше буенча XIV республика ярышлары башланды. Ярышларны ачу тантанасында ТР Хөкүмәте вице–премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Ачылыш парадында бәйгедә катнашучыларны Татар–башкорт көрәше федерациясе президенты – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, шулай ук республика яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сәламләде.
Сәламләү сүзләре, Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң, Марат Әхмәтов атаклы көрәшче Рәшит Сәмигуллинга артына “Рәшит, син Татарстан көрәшенең символы”, дип язылган аның портретын бүләк итте. Үз чиратында, Хәлил Шәйхетдинов Р.Сәмигуллинга ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының “Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүгә керткән хезмәте өчен” билгесен тапшырды.
Шулай ук ярышларда катнашучылар һәм кунаклар Ташкентта төгәлләнгән дөнья чемпионатында өч алтын һәм бер бронза медаль яулаган коллегаларын – билбау көрәше осталарын ирешкән уңышлары белән котлады.
Быелгы ярышларда республиканың барлык шәһәр–районнарыннан 55 команда катнаша. Бүген һәм иртәгә “Баскет–холл”ның кече залында 7 үлчәү категориясендәге спортчылар, шулай ук татар–башкорт көрәше ветераннары бил алыша.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100