news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан көрәшчеләре «Себер Кубогы»нда өч алтын һәм өч көмеш медаль яулаган

Кемерово шәһәрендә татарча көрәш буенча чираттагы «Себер Кубогы»на ярышлар үтте.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Кемерово каласында татарча көрәш буенча традицион «Себер Кубогы»на ярышлар тәмамланды. Татарстан көрәшчеләре биредә өч алтын һәм өч көмеш медаль яулады, дип яза "Идел" журналы сайты.

Россия спорт министрлыгының бердәм календаре нигезендә Кемерово шәһәрендә чираттагы «Себер Кубогы»на ярышлар үтте. Турнирда 17-18 яшьлек егетләр һәм олылар көрәште.

Билгеле булганча, Себергә Татарстан көрәшчеләре дә киткән иде. Республиканың олылар командасы Кемеровода бик уңышлы чыгыш ясаган. Татарстан командасы егетләре өч алтын һәм өч көмеш медаль яулаган.

Аерым алганда, Илмир Камалиев («Ак Барс» Көрәш Сарае), Марат Кәримуллин (Кукмара) һәм Фирдүс Зәйнуллин (Яшел Үзән) Кемеровода беренче урынга ия булган. Ә Нәфис Галиев (Идел буе районы), Илнар Галимов (Алабуга) һәм Эльдар Хәмитов (Чаллы) көмеш медаль иясе булып танылган. Шунысын да әйтергә кирәк, «Себер Кубогы»на ярышлар мастерлык турниры булып санала. Димәк, егетләребез Россиянең спорт остасы дигән исемгә дә лаек булачак.
Узган ел шушы ук ярышларда Татарстанның өч көрәшчесе чемпион исемен алган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100