news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан көрәшчеләре Астанада узган дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясады

Республика спортчылары чемпионаттан 5 алтын медаль белән кайтты.

(Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Казахстанның Астана шәһәрендә билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты төгәлләнде. Дөньяның 22 иленнән 200дән артык спортчыны үзенә туплаган әлеге чемпионатта Татарстан көрәшчеләре дә уңышлы чыгыш ясады – 5 алтын медаль яулады.

Аерым алганда "алтын"нарны Алексеевск көрәшчеләресе Габдеҗәлил Сөләйманов (62 килограммга кадәрге авырлык, ирекле стиль) белән Илнар Закиров (62 килограммга кадәрге авырлык, классик стиль), Теләчедән Раил Нургалиев  (100 килограммга кадәрге авырлык, классик стиль), Питрәчтән Фәрхәт Фәйзуллин (100 килограммнан югары үлчәү авырлыгы, классик стиль) һәм Чаллыдан Замирә Әхмәтова  (52 килограммга кадәрге авырлык) яулады.

Зәй көрәшчесе Екатерина Бусова 76 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә икенче урынга күтәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot