news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан көрәш федерациясе җитәкчесе баш батырга автомобиль бирүгә каршы чыкты

Равил Хәйруллин һәр үлчәүдәге батырга бертөрле приз бирү яклы.

Татарстан көрәш федерациясе җитәкчесе баш батырга автомобиль бирүгә каршы чыкты
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 июнь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин көрәштә баш батырга автомобиль бирүгә каршы булуын әйтте. Бу хакта ул "Татар-информ"га биргән интервьюсында җиткерде. 

"Мин хәзер шундый фикергә килеп барам: гомумән, машина хәтле машинаны анда, Сабантуйга куймаска кирәк. Ә баш батырга зур, матур тәкә бирергә. Чөнки абсолют батырга көрәшкәндә 2-3 кеше көрәшә. 2-3 кеше көрәшкән өчен генә машина бирү дөрес түгел дип саныйм", - диде ул.

Равил Хәйруллин бүләк итеп автомобиль булмаса да, көрәшкә килүчеләр саны азаймаячак дигән фикердә . "Көрәшкә кеше бернәрсә бирмичә көрәшкәндә дә килә. Әйтик, чиккән сөлге бирсәң дә киләләр. Чөнки көрәш бит инде ул безнең канга сеңгән", - диде ул. 

"Безнең ярышларда приз фонды хәзер начар түгел. Көрәшчеләргә акчаны начар бирмиләр. Элек табуреткалар, өстәлләр бирәләр иде баш батырга. Тормыш һәм тормышка мөнәсәбәт бераз үзгәрде һәм көрәшчеләргә дә яхшырды дип әйтик. Алар яхшы бүләкләр ала, суыткычлар, телевизорлар".

Федерация җитәкчесе автомобиль бирү көрәшне боза дип саный. "60 кг дагы көрәшче дә көрәшче, әйтик аның 20 көндәше булды, ул аларны отып чыкты. Аның авырлыгы 60 кг, баш батырның 100 дән югары булып, аны беркем дә күтәрә алмаган өчен генә машина бирү дөрес түгел", - ди ул.

Уңай мисал итеп ул Саба районын китерде. Анда һәр үлчәүдәге батырлар бертөрле бүләк ала. Ә ахырдан баш батыр өчен көрәшәләр һәм ул символик бүләк - тәкә ала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100