Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан күп укый торган алдынгы төбәкләр өчлегенә керде
2017 елның икенче яртыеллыгында республикада бер мең кеше 282 басмага язылган.
(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ). Татарстан иң күп укый торган алдынгы төбәкләр өчлегенә керде, дип хәбәр итә "Россия Почтасы" матбугат хезмәте.
2017 елдагы икенче яртыеллыгының язылу кампаниясе буенча бер мең кешегә яздырылган басма саны буенча Чечен Республикасы - лидер(354). Курск өлкәсе икенче урынны яулаган(330). Ә Татарстан Республикасы лидерлар өчлеген йомгаклый – 282 басма.
Аннан соң рейтингта Төньяк Осетия, Кострома өлкәсе, Брянск өлкәсе, Чуашстан (217), Алтай Республикасы, Ставрополь крае һәм Амур өлкәсе килә.
Сүз уңаеннан, быел беренче тапкыр язылу кампаниясе лидерлары гомуми сан буенча түгел, ә бер мең кешегә туры килгән басма буенча исәпләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз