Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан көннәре уздырылачак Казакъстан төбәгенә Казаннан делегация бара
Астана каласы кунак көтә
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Казаннан Астана каласына, 19-20 сентябрьдә Казакъстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәренә багышланган чараларда катнашу максатыннан, рәсми делегация сәфәр кыла.
Аерым алганда, ТР ның Казакъстандагы тулы вәкаләтле вәкиллеге сайтында хәбәр ителгәнчә, Астанадагы чаралар кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Казан мэры Илсур Метшинның һ.б. рәсми затларның катнашуы планлаштырылган.
“Татар-информ” алдан хәбәр иткәнчә, бәйрәмнең беренче көнендә сәгать кичке 7дә Тынычлык сараеның Опера залында Татарстанның сәнгать осталары концерты була. Анда Татарстан артистлары «Сабан туе» исемле этношоу күрсәтергә җыена. Шулай ук көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Казакъстандагы татарлар җәмгыяте вәкилләре белән очрашуы күздә тотыла.
20 сентябрьдә сәгать 10да “Хан-Чатыр” сәүдә–күңел ачу үзәгендә Сабан туе була, аның кысаларында Татарстан артистлары концерты, милли көрәш турниры уздырыла. Сабан туенда Татарстанның Кукмара авылы ишегалдын оештыру планлаштырыла: анда исә һәркем татар милли ризыкларыннан авыз итә алачак. Шунда ук ТР сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе уздырылачак. Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күргәзмә-ярминкәдә икмәк-күмәч, сөт продукцияләре, казылык эшләнмәләре, балалар ризыклары, май, бал, алкоголь продукциясе, яшелчә, үсентеләр һәм кием-салым тәкъдим итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз