news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан көллият укытучыларын АКШка стажировкага җибәрергә ниятли
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында Сан-Диего Дәүләт көллияте вәкиле белән узган очрашуда мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү хакында сүз барды
Скопировать ссылку
(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Татарстанның урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары “Алгарыш” республика программасы кысаларында Сан-Диего Дәүләт көллиятенә стажировкага бара алачак.
Бүген ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары вазифаларын башкаручы Андрей Поминов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында Сан-Диего Дәүләт көллияте президенты Мирамар Патрисия Сье белән очрашты. Очрашуда сүз хезмәттәшлекнең ихтимал перспективалары хакында барды.
Очрашу башында Сье көллияттә белем алучы 13 мең студентка ачыла торган мөмкинлекләр хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Америкада көллияттә уку югары белемнең беренче баскычын үтүгә тиң. Сан-Диего Дәүләт көллиятен тәмамлаучыларның күбесе АКШның абруйлы вузларына укырга керә.
Мирамар Патрисия Сье көллиятнең техник фәннәр, җәмәгать куркынычсызлыгы һәм башка өлкәләрдә белгечләр әзерләве хакында хәбәр итте. Андрей Поминов Татарстанның педагогик юнәлештәге урта махсус уку йортлары мөгаллимнәрен, шулай ук балалар бакчалары белгечләрен көллияткә стажировкага җибәрүгә карата зур кызыксыну белдерде. Аның фикеренчә, хезмәттәшлекнең әлеге юнәлешләрен “Алгарыш” белем бирү үзәкләрендә кадрларны әзерләү һәм яңадан әзерләү республика программасы кысаларында гамәлгә ашырырга мөмкин. Быел программаны финанслау узган елгы дәрәҗәдә сакланачак һәм 100 миллион сум тирәсе тәшкил итәчәк.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгын кызыксындырган хезмәттәшлекнең тагын бер юнәлеше – лидерлык курсларын укыту. Хәзерге вакытта республика мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Альберт Гыйльметдинов инициативасы белән республиканың кайбер мәктәпләрендә 7-11 сыйныф укучылары “Лидерлык нигезләре” курсын өйрәнә.
Андрей Поминов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләренә киләсе очрашуда конкрет килешүгә ирешү өчен Сан-Диего Дәүләт көллияте белән хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләрен җентекләп өйрәнергә кушты.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot