Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан "Johnson&Johnson" белән хезмәттәшлек үсешенә өметләнә - Премьер Илдар Халиков
ТР Премьер-министры компания делегациясе белән очрашты
(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстанның "Johnson&Johnson" компаниясе белән медицина өлкәсендә озак хезмәттәшлек итүнең уңай тәҗрибәсе бар һәм ул киләчәктә хезмәттәшлек үсешенә өметләнә. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков компания делегациясе белән очрашу барышында белдерде. Очрашуда шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР икътисад министры Артем Здунов, Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Очрашуны башлап, Татарстан Хөкүмәте башлыгы, "Johnson&Johnson" делегациясенең килүе республика җитәкчелеге өчен мөһим, чөнки сәламәтлек саклау үсеше, югары медицина технологияләре мәсьәләләре Татарстанда өстенлекле санала, дип билгеләп үтте. “Безнең уңай нәтиҗәләребез бар – кеше гомеренең озынлыгы арта, яңа туган сабыйлар үлеме күрсәткече кими, йөрәккә катлаулы операцияләр күбрәк ясала. Ләкин без зур потенциал да күрәбез, шуңа без "Johnson&Johnson" белән хезмәттәшлекнең киңәюенә өметләнәбез”, - диде Илдар Халиков.
Аның сүзләренчә, Татарстанның "Johnson&Johnson" белән хезмәттәшлеге инде 5 ел дәвам итә. 2014 елда гына да республика тарафыннан 22 мең берәмлек хирургия җайланмалары, 600 берәмлек буыннар эндопротезлары сатып алынган. “Сәүдә өлкәсендәге хезмәттәшлектән тыш, уртак җитештерү проектларының да барлыкка килүен телибез”,- дип ассызыклады Илдар Халиков.
“Бүгенге очрашу кысаларында без мәгариф өлкәсендә дә, җайланмалар сатып алуда да хезмәттәшлекнең дәвам ителү юнәлешләрен билгеләүне, шулай ук сезнең медицина производствосының Татарстан территориясендә урнашуын да телибез”, - дип белдерде Илдар Халиков очрашу тәмамланганда, "Johnson&Johnson" делегациясе әгъзаларына мөрәҗәгать итеп.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз