Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан июль аенда ΙΙΙ Астана икътисади форумында катнашачак
ТР икътисад министры Марат Сафиуллиннның Казахстанга сәфәре вакытында республиканың анда катнашу шартлары тикшерелгән
(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). ТР икътисад министры Марат Сафиуллин Казахстан башкаласында бер көнлек сәфәрдә булды. Кыска вакытлы визит барышында стратегик планлаштыру фикер алышу өчен төп тема булды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Сәфәр вакытында Татарстан министры Казахстандагы коллегасы- Икътисад һәм бюджет планлаштыруы министры Б.Солтанов, халыкара мөнәсәбәтләр, инвестиция сәясәте, стратегик планлаштыру департаментлары җитәкчеләре белән очрашкан. Марат Сафиуллин шулай ук Икътисад һәм бюджет планлаштыруы министрлыгының Икътисади тикшеренүләр институтында булган.
Татарстан министрының эш сәфәре республика белгечләренең Казахстан икътисадындагы динамик үзгәрешләр белән кызыксынуын күздә тотып, Казахстан ягының рәсми чакыруы нигезендә оештырылган иде. Шул ук вакытта әлеге Урта Азия иле Татарстанның фәнни үзәкләре эшчәнлеге белән кызыксына. Сәфәр барышында ТР Фәннәр академиясенең Перспектив икътисади тикшеренүләр үзәге белән Казахстанның Икътисади тикшеренүләр институты арасында территориаль стратегик үсеш, конкурентлыкны күтәрү, макроикътисади анализ һәм фаразлау өлкәләрендә хезмәттәшлек турында башлангыч килешүгә ирешелгән. Шуны күздә тотып, Татарстан-Казахстан уртак эш төркемен төзү ниятләнә. Ул икътисади үсеш практикасы һәм теориясенең актуаль проблемалары буенча фәнни тикшеренүләрне координацияләүче фәнни совет булачак. Әлеге эшче төркем уртак фәнни киңәшмәләр, семинарлар, конференцияләр уздыру буенча да җаваплы.
Сәфәр барышында Татарстан белән Казахстан республикалары арасында нефть эшкәртү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре күтәрелеп, бәя формалаштыру һәм нефть продукциясен җайга салу буенча гомуми нефть эшкәртү биржасын төзү, аның эшчәнлеген оештыру да каралган.
Марат Сафиуллинның Казахстанга сәфәре вакытында шулай ук Татарстанның ΙΙΙ Астана икътисади форумында катнашу шартлары да тикшерелгән. Казахстан башкаласында узучы бу традицион форум дөньяның әйдәп баручы галимнәрен, бизнес, дәүләт структуралары вәкилләрен бергә туплаучы интеллектуаль платформа. Быелгы форум 1-2 июль көннәрендә узачак, һәм ул дөнья икътисадын кризистан соңгы чорда үстерү мәсьәләләренә багышлана. Безнең республика анда “Заманча этапта социаль-икътисади үсешне стратегик планлаштыруның төп мәсьәләләре” дигән махсус секциядә модератор сыйфатында катнашыр дип көтелә. Бу секцияне ТР Министрлар Кабинеты, Икътисад министрлыгы, Казахстанның Икътисад һәм бюджет планлаштыруы министрлыгы оештыра. Биредә “Балтика-Кытай” халыкара коридорының юл яны полосаларын үстерү буенча фикер алышу да каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз