Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзалыгына кандидатлардан гаризалар кабул итү башланды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда республиканың Иҗтимагый палатасы әгъзалыгына кандидатлардан гаризалар кабул итү башланды. Алар 30 көн дәвамында кабул ителәчәк.
Кандидатлар өчен мәгълүмат һәм документ формалары ТР Иҗтимагый палатасы сайтында «Документлар» бүлегендә урнаштырылган.
Гаризаларны Татарстан Дәүләт Советы түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан, Ирек мәйданы, 1 йорт, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 09:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, җомга – 09:00дән 16:45кә кадәр (12:00дән 12:45кә кадәр тәнәфес).
Белешмәләрне түбәндәге телефоннар буенча алырга мөмкин: +(843)267-64-25 – ТР Дәүләт Советы, +7(843)567-80-99 – ТР Иҗтимагый палатасы.
Иҗтимагый палата әгъзалыгына кандидатлар тәкъдим итү процедурасы башлануы республика Иҗтимагый палатасы әгъзасының вакытыннан алда вәкаләтләрен туктатуы белән бәйле.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан раслана торган Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалыгына кандидат тәкъдим итү хокукына коммерцияле булмаган оешмалар, шул исәптән Татарстан территориясендә теркәлгән төбәк иҗтимагый берләшмәләре ия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз