news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитештерүчеләренә ярдәм итә торган система эшли башлады

Системаны зур предприятиеләр, урта һәм кече бизнес вәкилләре, үзмәшгульләр дә куллана ала.

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Гөлназ Гыйлфанова). Татарстан җитештерүчеләренең товарларын таныту системасы эшли башлады. Ул республика эшмәкәрләренә тиз арада сатып алучылар табарга ярдәм итәчәк, яңа эш урыннары булдырачак. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың икътисад министры Фәрит Абдулганиев сөйләде.

Яңа системаны Татарстанның Икътисад министрлыгы ясаган. Ул zakazrf.ru Федераль электрон сату мәйданчыгы нигезендә эшли.

Әлеге инструмент республикадагы товар җитештерүчеләренә Татарстанда теге яки бу товарга ихтыяҗ барлыгы турында мәгълүмат бирә. Бу системадан зур предприятиеләр генә түгел, ә урта һәм кече бизнес вәкилләре, үзмәшгульләр дә куллана ала.

Татарстан продукциясен таныту системасы быел 7 майда эшли башлаган. Шул көннән бирле аның белән Татарстанның 23 районыннан 56 предприятие кулланган. Каталогта исә 600дән артык тәкъдим теркәлгән.

"Яңа системада эшләүчеләр арасында алдынгылар булып Алабуга, Минзәлә, Лаеш районнары тора”, дип белдерде брифингта “Татарстан Республикасы Дәүләт заказы буенча агентлык” АҖнең генераль директоры Яков Геллер.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100