news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдә 300ләп китап тәкъдим итә

Быел Татарстан Мәскәүнең «Гостиный двор» күргәзмә комплексында төрле жанрдагы 300дән күбрәк китап тәкъдим итте. Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире урынбасары Венера Шәмсетдинова Мәскәү халыкара китап ярминкәсендә беренче көннең ничек узуы турында сөйләде.

Венера Шәмсетдинова сүзләренчә, ярминкәгә килүчеләр республиканың тарихы, гореф-гадәтләре һәм татар милли ризыклары белән кызыксына башлаган.

«Ярминкәгә килүчеләр безнең тарих, танылган язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез белән кызыксына. Күпләрне төрле тарихи дәвердәге җитәкчеләр, шулай ук татар ризыклары турында беләсе килә. Ике телле китапларга һәм сүзлекләргә дә ихтыяҗ зур», – дип сөйләде нәшриятның баш мөхәррире урынбасары.

Аның сүзләренчә, Мәскәүдә июнь аенда узган ярминкәгә («Кызыл мәйдан» фестивале – ТИ искәрмәсе) килүчеләрнең теләк-тәкъдимнәре хәзерге стендны ясаганда исәпкә алынган. Күпчелек кешенең күбрәк тарихи басмалар, балалар китаплары, тел өйрәнү әсбаплары күрәсе килгән. Стендтагы иң популяр китапларның берсе – татар, инглиз һәм рус телләрендә «Давайте говорить по-татарски» китабы.

Мәскәүдә халыкара китап ярминкәсе 2-5 сентябрьдә «Гостиный двор» күргәзмә комплексында уза. Россия төбәкләреннән, шулай ук Ираннан, Германиядән, Кыргызстаннан, Кытайдан, Казахстаннан һәм Белоруссиядән 300дән күбрәк катнашучы үзләренә чыккан яңа китапларны һәм бестселлерларны нәшрият бәясеннән тәкъдим итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot