Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Италия бизнесын һәм капиталын җәлеп итү белән кызыксына
Татарстан Президенты Италия эшмәкәрләрен инвестицияләр өчен мөмкинлекләрне өйрәнергә һәм бизнесны үстерү өчен инфраструктураны бәяләргә чакырды.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Миланга эш сәфәре кысаларында “Италия-Татарстан” эшлекле форумында катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җиткерә.
Татарстан – Россиянең динамик үсеш ала торган төбәкләренең берсе, бүген төбәкара дәрәҗәдә ике як өчен дә отышлы хезмәттәшлек турында сөйләшергә мөмкин, дип билгеләп үтте Россиянең Миландагы Генераль консулы Александр Нуризаде.
Төбәк Италия бизнесын һәм капиталын җәлеп итү белән кызыксына, республика җитәкчелеге ике як өчен дә отышлы хезмәттәшлекне үстерергә һәм ярдәм итәргә әзер, диде Рөстәм Миңнеханов.
"Татарстанның Италия фирмалары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бай. Италиянең күп кенә әйдәп баручы фирмалары республика белән эшли”, – дип билгеләп үтте Президент.
Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Италия арасындагы сәүдә үсеше 37 процент тәшкил итә, дип уртаклашты Миңнеханов.
Президент, өстенлекле юнәлешләр буларак, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, машина төзелеше, IТ-технологияләр, авыл хуҗалыгы, шулай ук инфраструктура проектларын тәкъдим итте.
Республика башлыгы Италия эшмәкәрләрен бизнес-делегация составында инвестицияләр өчен мөмкинлекләрне өйрәнергә чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз