news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге Зөфәр Бохараевның вафатына бәйле кайгы уртаклашты

Татарстан җитәкчелеге ТР Дәүләт кинематография комитетының элеккеге рәисе Зөфәр Бохараев вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Ул 8 октябрьдә 78 яшендә вафат булды.

«Татарстан җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерә. Аның тырышлыгы белән республикада кино тармагы сакланып калды һәм аны үстерүгә яңа этәргеч булды. Татар киноелъязмасын һәм күренекле мәдәният эшлеклеләре турында документаль кино төшерүләр яңадан дәвам итте, татар телендә беренче тулы метражлы нәфис фильм төшерелде, авыл җирлегендә кино җайланмалары яңадан җиһазландырылды. Зөфәр Бохараев Казан халыкара мөселман киносы фестивален үткәрү инициаторларының берсе иде.

Зөфәр Бохараевның эшчәнлеге Татарстан киноиндустриясе үсешендә кабатланмас эз калдырды. Ул һәрвакыт югары иҗтимагый бурыч хисе, эшкә иҗади якын килү, профессиональлек, кешеләргә игътибарлы һәм сакчыл карашы белән аерылып торды.

Аның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм казанышлары югары дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләп үтелде, алар арасында «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» һәм «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләре, Мактау грамоталары, «Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме, Татарстан Президентының Рәхмәт хаты бар.

Бохараев Зөфәр Гариф улы безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр», диелә кайгынамәдә.

Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин имзалаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100