Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан җитәкчелеге Мирфатыйх Зәкиевнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Татарстан җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерде — 18 августта профессор, Татарстан Фәннәр Академиясе академигы Мирфатыйх Зәкиев вафат булды.
«Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевнең тормыш юлы зур хөрмәткә лаек. Җәмәгатьчелек каршында бурычлылык хисе, җаваплылык, оптимизм һәм кешеләргә карата сизгер мөнәсәбәте белән ул лаеклы абруй, хезмәттәшләре һәм республика җәмәгатьчелегенең тирән хөрмәтен яулады. Ул һәрвакыт яраткан эшенә тугрылыгы һәм халыкка эчкерсез хезмәт итүе белән аерылып торды», диелә республика җитәкчелегенең кайгы уртаклашу телеграммасында.
Мирфатыйх Зәкиев 1928 елның 14 августында ТАССРның Ютазы районы (хәзерге Баулы районы) Зәйпе авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген ул мәктәп елларында ук башлый: колхозда ат караучы, көтүче, тимерче булып эшли.
Аннары югары белем ала һәм аспирантура тәмамлый. 1954 елда ук Казан дәүләт университетының өлкән укытучысы вазифасында эшли, дүрт елдан татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире була. 1965 елда ул КДПИның фәнни эш буенча проректоры булып эшли башлый, ә аннары 10 елга якын (1967 елдан 1986 елга кадәр) Казан дәүләт педагогия институтын һәм татар теле белеме кафедрасын җитәкли.
1986 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры итеп билгеләнә. Институт 1993 елдан Татарстан Фәннәр академиясе составына кертелә.
2000 елда Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тел белеме бүлеге мөдире, ә 2007 елда лексикология һәм диалектология бүлеге мөдире вазифасына күчә
Мирфатыйх Зәкиев Татарстанда педагогик кадрлар әзерләү һәм республиканың фәнни-мәгариф өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертә. Бу елларда ул 1 меңнән артык фәнни хезмәт яза, шул исәптән татар теленә, төрки телләр, икетеллелеккә һәм күптеллелеккә багышланган йөзләгән монография, дәреслек һәм кулланма авторы була. Аның татар теленең синтаксисы һәм синтаксик төзелешенә багышланган монографияләре татар теленең эволюциясе турындагы төп фундаменталь хезмәтләр булып санала. Мәктәпләрдә татар телен укыту аның хезмәтләре нигезендә алып барыла.
«Ул актив иҗтимагый эшчәнлек алып барды, ТАССР Югары Советының унынчы һәм унберенче чакырылышларына депутат булып сайланды, 1980 елдан 1990 елга кадәр ТАССР Югары Советы рәисе булды. Татарстан Республикасы Югары Советының республика халыклары телләре турында закон проектын әзерләү комиссиясен җитәкләде», — диелә текстта.
Кайгынамәгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Рәисе Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин, Казан мэры Илсур Метшин һәм Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров кул куйган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз