news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге Луганск Халык Республикасында «Алга» хәрбиләрен бүләкләде

Луганск Халык Республикасына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров җитәкчелегендәге делегация килде.

Республика җитәкчелеге «Алга» батальонының аеруча яхшы нәтиҗәләр күрсәткән хәрбиләренә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Республиканың Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе рәисе, генерал-лейтенант Владимир Майстренко «Батырлар. Татарстан Геройлары» прграммасына конкурс сайлап алуының икенче этабы башланып китәр алдыннан хәрби частьлар һәм подразделениеләр командирларына программада катнашу шартлары турында мәгълүмат бирде.

«Җиңү безнең якта булачак! Егетләребез — Ватанга хезмәт итү үрнәге, алар белән горурланабыз! «Батырлар» программасына сайлап алу конкурсында катнашучыларга уңышлар телим!» - дип язган Рөстәм Миңнеханов видео янында.

Исегезгә төшерик, махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары өчен «Батырлар. Татарстан геройлары» программасын башлап җибәрү турында Татарстан Республикасы Рәисе 18 февральдә игълан итте. Программаның беренче этабына 1604 гариза кабул ителгән. Икенче этап 2-5 апрельдә онлайн-тест формасында уза. Тестны уңышлы узучылар киләсе этапка – әңгәмәгә чакырылачак. Иң югары нәтиҗә күрсәткән кандидатлар яңадан һөнәри әзерлек үтү программасы нигезендә укуны дәвам итәчәк.

Программаның максаты – дәүләт һәм муниципаль идарә системасындагы, шулай ук башка өлкәләрдәге вазифаларда хезмәт итү өчен перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыру һәм әзерләү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100