Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан җитәкчелеге Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды
Рәсми затлар Аналарга һәм тол хатыннарга, Совет солдатына куелган һәйкәлләргә дә чәчәкләр салды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр салды.
Һәлак булган Ватан сакчыларын искә алуда республика Президенты белән бергә Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шулай ук ветераннар һәм яшьләрнең патриотик оешмалары вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарын һәм җыелган халыкны Җиңү көне белән котлады. Яшьләр, Президентка җавап итеп, өч тапкыр "Ура!" дип кычкырып сәламләде.
Чәчәкләр кую алдыннан бер минутлык тынлык булды.
Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар шулай ук Аналарга һәм тол хатыннарга багышланган һәйкәл алдында баш иеп чәчәкләр салдылар.
Татарстан җитәкчелеге Совет солдатына куелган һәйкәлгә дә чәчәкләр салды. Ул һәйкәл 2020 елда ачылган иде.
Рөстәм Миңнеханов су асты флоты гаскәрләре ветераннары белән дә очрашты.
Татарстан җитәкчелеге Җиңү паркыннан киткәч тә паркта чаралар дәвам итте. Монда бүген яшь армиячеләр парады һәм балалар оркестры фестивале узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз