news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан җитәкчелеге Василий Лихачев вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты

Кайгынамәдә Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисенең талантын, җаваплылык хисен һәм югары принципиальлеген билгеләделәр.

Татарстан җитәкчелеге Василий Лихачев вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты
архив tatar-inform

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге республика Дәүләт Советының элеккеге рәисе, Татарстанның элеккеге вице-президенты Василий Лихачевның вафатына бәйле кайгы уртаклашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республика җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерде», - диелә кайгынамәдә. Анда Лихачевның таланты, югары принципиальлеге һәм җаваплылык хисе билгеләп үтелә.

«Эшлеклелек һәм кешелеклелек сыйфатлары, кешеләргә карата ихтирамлы һәм ипле мөнәсәбәте белән Василий Николаевич безнең республикада да, аннан читтә дә лаеклы абруй казанды», - диелгән әлеге текстта.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар имза куйган.

news_right_1
news_right_2
news_bot