news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге Тунис белән хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләде

Татарстан Президенты Тунис аркылы Алжир һәм Марокко базарына чыгарга мөмкин дип саный.

Татарстан җитәкчелеге Тунис белән хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләде
president.tatarstan.ru

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Тунис Республикасының эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

"Бездә Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләре, шул исәптән Тунис белән хезмәттәшлек үсешенә зур игътибар бирелә", – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. 

Ул Россия өчен ислам дөньясының зур әһәмияткә ия булуына басым ясады. Бүген Россия Федерациясе территориясендә 20 миллионнан артык мөселман яши. Шулай ук ислам дәүләтләре белән дәвамлы хезмәттәшлеккә йөз тоткан "Россия – Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме эшләп килә. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. 2009 елдан башлап, Татарстан башкаласында "KazanSummit" халыкара икътисади саммиты үтә.

“Бүген Татарстан һәм Тунис арасында уңай мөнәсәбәтләр урнашты. Сезнең Россиядәге илчегезнең Казанда берничә тапкыр булганы бар. Ләкин элемтәләрне активлаштырып җибәрер өчен бизнес-хезмәттәшлекнең төгәлрәк формаларына күчәргә теләр идек. Хәзерге вакытта Якын Көнчыгышта вазгыять иң уңайлардан түгел, тик шулай да чыгу юлы табылыр”, – диде Татарстан Республикасы Президенты.

Шулай ук Тунис Алжир һәм Марокко базарына чыгарга мөмкинлек бирә алуы белән дә кызыклы, ди ул.

Хезмәттәшлек өчен иң өметле өлкәләр дип Рөстәм Миңнеханов фармацевтика сәнәгатен, Тунис территориясендә “КАМАЗ” автомобильләрен сатуны, туризм, гуманитар өлкәләрдә элемтәләр үсешен билгеләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100