news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан җитәкчелеге театр сәнгатендә 52 ел колач салып йөзгән Ринат ага Таҗетдиновның 75 яшенә автомобиль бүләк итте

Чын Артист, чын Кеше булуың өчен рәхмәт сиңа! - ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев юбилярга сүзне кызганмады

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Камал театры. Сәхнә. Карурманда эз югалткан качкыннар гәп кора, әтәчләнә, чәпәләшеп китеп, йодрыкларын эшкә җигә. Арада башлыклары - төпле фикерле, басынкы холыклы Шәйхи бабай зимагурлыкка керешкәннәрнең күзен ачмаса, төрле “кыңгыр кәсеп”ле, төрле холыклы, төрле милләтле һәм динле ул кавемнең үзара аралашуы ни белән тәмамланыр иде... Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек - “Качкыннар” сәхнәсе белән башланган бүгенге кичәнең төп герое актер Ринат Таҗетдинов моннан бер гасыр элеккеге заман кешесе Шәйхи бабай роленнән шома гына чынбарлыкка кайта.

Театр сәнгатендә 52 ел колач салып йөзгән орденлы Ринат ага Таҗетдиновның 75 яше тулган чак. Шул уңайдан бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Зур сәхнәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, СССРның һәм Татарстанның Дәүләт премияләре лауреаты Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсе уздырылды. Яшәешенең, иҗатының әҗерен күргән Ринат аганы олы бәйрәме белән котлап театр тулы тамашачы җыелды, дәүләт, хакимият җитәкчеләре, театр әһелләре, артистлар килде.

Торыр урынына әйләнгән карурманда ирекле яшәгән, халкыбызга хезмәт иткән Шәйхидәй, хыялый-сихри театр дөньясында үз халкыбызга хәзмәт итүче Арифҗан малае Ринат Таҗетдинов - Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1967), Татарстанның (1973) һәм Россиянең халык артисты (1982), СССРның Дәүләт премиясе лауреаты (1986) булган шәхес ул, рәхәт яшә, дип бәхет баскан юбилярны башлап ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев кочагына алды. Артистлар алар гади кеше түгел: рольләрен бөтен йөрәге аша үткәреп, образларының тормыш-гомерләре белән яшәп алган искиткеч шәхесләр. Ил-йортыбыз өчен көрәшкән Идегәйне, Нурихан Фәттахның “Кол Гали”ендә Кол Галине, Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр”ында Муса Җәлилне ничек итеп уйнаган! Туфан Миңнуллинның “Монда тудык, монды үстек” әсәрендә без аны нефтьче, Чыңгыз Айтматовның “Гүзәлем Әсәл”дә Ильяс, Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”ында Мәхдүм, Мольерның “Суган суфие”нда Тартюф, Аяз Гыйләҗевның “Өч аршин җир”ендә Мирвәли, Островскийның “Бирнәсез кыз”ында Карандашев, Уильям Шекспирның “Антоний һәм Клеопатра”сында Антоний,.. Отеллоны да бәлки уйнарсың әле, хәер, хыял белән яшәү – матур гамәл, яшәргә көч бирә торган этәргеч ул. Хыялый кеше син, Ринат, Туфан Миңнуллинның “Дивана”сында һәм Мансур Гыйлаҗевның “Баскетболист”ында, Зөлфәт Хакимнең “Күрәзәче”сендә уйнаган рольләрең дә шундый. Чын Артист, чын Кеше булуың өчен рәхмәт сиңа! Талантлы артистларыбыз, режссерларыбыз, драматургларыбыз бар. Шамил Закиров, Марсель Сәлимҗанов белән бергә эшләгән, Туфан Миңнуллин белән бер тирәдәрәк туып үскән, бергә укып иҗат иткән, чордашлар булган, 52 ел иҗат утында янган Ринат Таҗетдинов лабаса бу, дип, шушы монологыннан соң Минтимер Шәймиев ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның мактау сүзләрен җиткерде һәм Татарстан җитәкчелеге исеменнән “Фиат Альбеа” автомобиле ачкычлары тапшырды.

ТР Парламенты депутатлары исеменнән сәхнә түренә котлау сүзләре белән чыккан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев исә, Ринат яңадан туган дигәнне аңлата икән, искиткеч күп образ-гомер яшәгән Таҗетдиновка 75 түгел, - 750 яшьтер... Таҗи – татар театрының, татар мәдәниятенең таҗы, һәм, Тукайга ияреп, коеп куйган артист кына түгел, җәмәгать эшлеклесе дә, диде, Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәте котлауларын җиткерде. Гомеремдә беркем алдында да тәлинкә тотканым юк иде, Ринат Таҗетдин алдында тәлинкә тотам – Дәүләт Советы тәлинкәсен, дип Р.Вәлиев ярымшаяртып, кыйммәтле металлдан эшләнгән Татарстан Парламенты сурәтле тәлинкә рәвешендәге истәлек бүләге тапшырды.

Ринат Таҗетдинов Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туып үскән. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. 1989 елдан 2010 елга кадәр Татарстанның Театр эшлеклеләре берлеге рәисе була. Аңа 75 яшь, ә ул, шөкер, әле дә иҗатта, әле дә сәхнәдә.

Юбилярга хөрмәт сүзләрен якташлары, дуслары, хезмәттәшләре әйтеп калырга, гомер шатлыгын уртаклашырга ашыкты. Чүпрәле районы Башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Шадриков җитәкчелегендә туган төбәгеннән килгәннәр мәшһүр якташын котлап, аның белән гаять горурлануларын белдерделәр. Ә Казандагы Чүпрәле якташлыгы вәкилләре, Татарстанның беренче Президенты сине кочаклавы – ул бөтен мишәрне кочаклавы, диешеп, яраткан эшенең рәхәтен, нәсел-тамыры һәм гаилә җылысын тоеп яшәүче Ринат Таҗетдиновны бик бәхетле кеше дип атады.
Р.Таҗетдиновны Татарстан театрлары – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт, Минзәлә драма театрлары, Качалов исемендәге Казан рус драма театры, “Әкият” курчак театры, шулай ук Татарстаннан читтәге М.Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театры, Туймазы Татар дәүләт драма театры, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры, Уфа “Нур” Татар дәүләт театры, К.Иванов исемендәге Чуваш дәүләт академия драма театры, “щепкинчылар”, “Казан” бию ансамбле котлады, җырчылар Салават Фәтхетдинов, Айгөл Хәйри, Искәндәр Биктаһиров, Илсаф халкыбызның яраткан иң матур җырларын башкарды.

Образларының рухи кичерешләрен, эчке дөньясын, психологик халәтен ачу юнәлешендә уңышлы эшләүче актер Ринат Таҗетдиновка бүген ихтыяҗ зур – аны Әлмәт театры да Т.Миңнуллинның “Монда тудык, монда үстек” әсәре буенча спектакльда килеп уйнарга чакырып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot