news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан җитәкчелеге төзекләндерүдән соң ачылган Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр китерде

Шулай ук “Үлемсез полк” акциясе дә булды

(Казан, 9 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Казанның төзекләндерүдән соң ачылган Җиңү паркында Мәңгелек ут төбенә чәчәкләр куелды. Чарада ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм аның урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Казан мэры Илсур Метшин, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары, предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре, студентлар һәм укучылар, Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннары катнашты.

Тантана кунакларның электрон “Хәтер китабы” павильонын караудан башланды. Анда 4 терминал урнаштырылган. Әлеге терминалларда Татарстанда туган һәм Бөек Ватан сугышына республикадан чакырылып, һәлак булганнар, хәбәрсез югалганнар хакында мәгълүмат тупланган: терминалда кешенең исем-фамилиясен, әтисенең исемен җыярга кирәк һәм экранда аның турында мәгълүмат барлыкка килә.

Шуннан соң Дан мемориалы янында Мәңгелек ут төбенә Татарстан Республикасы, аның башкаласы җитәкчелекләре исеменнән, төрле оешмалардан, ветераннар һәм гади халык тарафыннан чәчәкләр куелды. Аның янында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады, сугышта һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды.

Чәчәкләр салганнан соң кунаклар сәхнә урнаштырылган җиргә юнәлде. “Бәйрәм белән сезне, Җиңү варислары!” - дип Рөстәм Миңнеханов тантанага җыйналучыларны сәламләде һәм котлау сүзләре әйтте. Ул шулай ук паркта урнаштырылган кайбер хәрби техника белән дә танышты. Төзекләндерүдән соң, Җиңү паркында “Т-34” легендар танкы урнаштырылган иде. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан булуы белән дә данлыклы.

Парк ачылу тантанасына килгән рәсми затлар Аналар һәм тол хатыннар монументына да чәчәкләр китерде. Әлеге мемориал каршында театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. 70 яшь гаилә парлары күккә ак күгәрченнәр очырды, кәләшләр барысы да ак күлмәкләрдән иде.

Республика җитәкчелеге яңартылган парк белән дә танышып чыкты: балалар мәйданчыгы һәм су буйлап үтте.

Искәртеп үтәбез: Җиңү паркын төзекләндерү проектын узган ел Казан шәһәре мэры Илсур Метшин презентацияләгән иде. Төзекләндерүдә төп максат — 20 ел элек булдырылган паркның элеккеге йөзен саклап калып, яңарту иде. Паркта брусчатка яңартылган, баскычлар граниттан эшләнелгән. Шулай ук стела һәм колоннада сыйфатлы травериттан эшләнелгән. Мәңгелек ут плитәсе дә граниттан ясалганы белән алмаштырылган. Паркка керү өлешендә исә Җиңү орденының зурайтылган күчермәсе эленгән, паркның исеме рус һәм татар телләрендә зур хәрефләр белән язылган. Соңгылары хәзер инде мәрхүм булган Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов тәкъдиме белән эшләнелгән. Узган ел паркны төзекләндерү презентациясендә ул да катнашкан һәм, бу урында сугышта һәлак булучылар хакында хәтер саклануын барысы да белеп торырга тиеш, дигән фикер җиткергән иде.

Илебезне иңләгән, чит илләрдә дә үткәрелә торган “Үлемсез полк” акциясе шуннан соң биредә Хәрби дан аллеясында дәвам иттерелде. Әлеге чара кысаларында укучылар һәм студентлар, балалар һәм өлкәннәр кулларына ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, концлагерь тоткыннарының фотоларын тотып, бер рәткә тезелеп басты. Һәр сурәт астында герой турында мәгълүмат язылган иде. Шул рәвешле, алар бабаларының батырлыгы бүгенгәчә онытылмавын күрсәтте. Бу хәлдә күбесенең күзләрендә яшь иде.

Татарстан башкаласында бу акция 2014 елда Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы барышында уздырылган иде. Анда 300дән артык кеше катнашкан булган. ТР Мәгариф һәм фән министрының алхәбәрендә быелгы чарада 35 меңгә якын кеше катнашуы хакында хәбәр ителде.

Җиңү паркында бүген шулай ук күңел ачу чаралары да уздырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot