news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге Роберт Миңнуллин вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Шагыйрь белән хушлашу 28 мартта 9.30 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда узачак.

Татарстан җитәкчелеге Роберт Миңнуллин вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы җитәкчелеге халык шагыйре һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, публицист Роберт Миңнуллинның үлеменә бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә», — диелә некрологта.

Роберт Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстан АССРның Илеш районы Шәммәт авылында туа. Үзенең беренче лирик шигырьләрен үсмер чакта ук бастырып чыгара, һәм аларны күренекле шагыйрьләр Х.Туфан, С. Хәким, Ш. Галиев һәм И.Юзеев югары бәяләгән.

1973 елда «филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлагач, ул «Яшь ленинчы» газетасы һәм «Казан утлары» журналы редакцияләрендә эшләде. 1983-1986 елларда Татар телевидениесенең, 1986-1995 елларда «Яшь ленинчы» газетасы («Сабантуй») баш мөхәррире була.

Роберт Миңнуллин, барыннан да элек, каләм остасы буларак билгеле, ул бөтен дөньяда миллионлаган укучы мәхәббәтен яулаган кеше. Якты шигъри иҗаты аңа чын дан һәм халык мәхәббәте китергән. Республикада һәм аннан читтә аны күп кенә популяр җыр текстлары авторы, шулай ук искиткеч балалар язучысы буларак беләләр. Роберт Миңнуллин татар балалар әдәбиятын яңа образлар белән баетты. Ул яшь буынны тәрбияләү һәм милли мәдәниятне үстерү эшенә зур өлеш кертте.

Роберт Миңнуллин — мең еллык татар әдәбиятының һәм халык авыз иҗатының матур традицияләрен дәвам итүче халык шагыйре. Аның укучыларын якты образлар белән җәлеп итүче шигырьләре инглиз, француз, поляк, төрек, украина, белорус, каракалпак һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән.

Роберт Миңнуллин күпсанлы әсәрләр язган, татар, рус һәм башкорт телендә 34 китап чыгарган.

 Шагыйрьнең «Бәхетле булыгыз» («Будьте счастливы»), «Мәңгелек сәфәр» («Вечная дорога»), «Глядит в окошко человек», «Дөньядагы иң зур алма» («Самое большое яблоко»), «Талбишек» («Колыбель») җыентыклары танылган. 

Роберт Миңнуллин телетапшырулар алып баручысы буларак та билгеле. Ул республиканың мәдәни тормышына багышланган «Шигъри тәлгәшләр», «Көзге», «Ихлас», «Китап» тапшырулары авторы һәм оештыручысы.

Роберт Мөгаллим улы зур иҗтимагый эшчәнлек алып барды: ТАССР Югары Советы депутаты иде, ТР Дәүләт Советы депутаты булып берничә тапкыр сайланды. 1995-2000 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясен җитәкли, 2000-2004 елга кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары урынын били. 2004-2009 елларда Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендә текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе була.

Роберт Миңнуллинның югары дәрәҗәдәге осталыгы һәм намуслы хезмәте өчен күпсанлы бүләкләр белән бүләкләнде. Алар арасында Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе», «Татарстан Республикасының халык шагыйре», «Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исемнәре, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты бар.

Роберт Миңнуллинны һәрвакыт зур җаваплылык, үз эшенә бирелгәнлек, эшчән һәм кешеләргә яхшы мөнәсәбәте белән аерылып торды.

Күренекле шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, искиткеч кеше Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.

Некрологка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов имза куйды.

Шагыйрь белән хушлашу 28 мартта 9.30 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100