Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан җитәкчелеге һәм республика халкы полякларның кайгысын уртаклаша
11 апрель көнне, Татарстан Республика Президенты йөкләмәсе буенча, ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм республика халкы исеменнән Польша Илчелеге янында чәчәкләр салынды һ
(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”). 11 апрельдә, Смоленск янында Польша Президенты Лех Качиньский, аның хәләл җефете, әйдәп баручы сәясәтчеләр төркеме һәм илнең башка җитәкчеләренең фаҗигале рәвештә үлү уңаеннан, Кайгы уртаклашу китабы ачылды.
Якшәмбе көнне меңләгән Мәскәү халкы Мәскәүдәге Польша Илчелеге янына поляк халкының кайгысын уртаклашыр һәм чәчәкләр салыр өчен килде.
Бу көнне, Татарстан Республика Президенты йөкләмәсе буенча, ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм республика халкы исеменнән Польша Илчелеге янында чәчәкләр салынды һәм Кайгы уртаклашу китабында язу калдырылды.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле вазифаларын башкаручы Михаил Столяровның Кайгы уртаклашу китабында калдырган язуы “Беркайчан да Катынь кабатланмасын!” дип тәмамлана. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз