news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан җитәкчелеге һәм «Открытие ФК» банкы хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Документка Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Задорнов кул куйды.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Открытие ФК» банкы ГАҖ идарәсе рәисе Михаил Задорнов белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашуда алга таба хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Очрашу нәтиҗәсе буларак, Татарстан һәм «Открытие финанс корпорациясе» банкы ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

Михаил Задорнов республикага эш сәфәре белән килде — ул кече һәм урта бизнес клиентлары өчен SkyOffice үзәген ачу тантанасында катнашты.


news_right_1
news_right_2
news_bot