news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге Исламия Мәхмүтова вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклаша

Исламия Мәхмүтова 3 декабрь көнне озак авырудан соң 76 яшендә вафат булды.

Татарстан җитәкчелеге Исламия Мәхмүтова вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклаша
архив/ Салават Камалетдинов

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының легендар артисты, РСФСРның һәм ТАССРның атказанган артисты, ТАССРның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклаша.

«Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде», – диелә кайгынамәдә.

2019 елның 3 декабрендә 76 яшендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының легендар артисты, РСФСРның һәм ТАССРның атказанган артисты, ТАССРның халык артисткасы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова вафат булды.

Исламия Мәхмүтова 1943 елның 1 декабрендә Татарстан АССРның Әлки районы Югары Әлки авылында туа. 1963 елда ул Казанга килә һәм республика күчмә театрында (хәзер К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) иҗат эшчәнлеген башлап җибәрә.

Татар театр сәнгатенең якты йолдызы Исламия Мәхмүтова беренче көннәреннән үк үзен теләсә нинди кыен рольләрне башкара алырдай талантлы актриса итеп күрсәтте. 55 елдан артык иҗади гомерендә ул Шәмсекамәр («Шәмсекамәр», Мөхәммәт Әблиев), Ясминә («Кыр казлары артыннан», Илдар Юзеев), Биатрич («Ике байның ялчысы», Карло Гольдони), Зәмзәмбану («Ташкыннар», Таҗи Гыйззәт), Ана («Әниемнең ак күлмәге», Шәриф Хөсәенов), Койтым бикә («Итил суы ака торур», Нурихан Фәттах, Җиһан («Башмагым», Таҗи Гыйззәт, Җәүдәт Фәйзи), Кураж ана («Кураж ана һәм аның балалары», Бертольд Брехт), Рәшидә («Ефәк баулы былбыл кош», Аяз Гыйләҗев) һәм башка рольләр башкарды.

И. Мәхмүтова театр сәнгатенең башка өлкәләрендә дә зур уңышларга ирешә. Режиссер буларак ул Данил Салихов пьесасы буенча «Яшьлек хатасы», Наил Гаетбай пьесасы буенча «Ак чибәркәй», Илдар Юзеев һәм Шакир Мәҗитов пьесасы буенча «Резедушечка», Рәдиф Сәгъди пьесасы буенча «Ватылган беләзек» һәм башка спектакльләр куйды. Ул үзен драматургия өлкәсендә дә сынап карады. Аның чын вакыйгаларга нигезләнгән пьесалары («Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде...» , «Син минем бердәнбер») бүгенге көнгә кадәр аншлаг белән бара.

Исламия Мәхмүтова күп кенә телевизион проектларда катнашып, татар җырларын башкаручы буларак та популярлаша.

И. Мәхмүтованың күренекле сәләте театр тәнкыйтьчеләре, җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде һәм дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде. Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен ул «Фидакарь хезмәте өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, Татарстан Республикасы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

«Исламия Мәхмүтованың күпкырлы иҗаты татар театр сәнгатендә кабатланмас эз калдырды, ул гомуммилли байлыкка әверелде. Яраткан артисткабыз, талантлы кеше турында якты хатирәләр мәңгегә безнең йөрәкләрдә сакланыр», – диелгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Әлки районы башлыгы Александр Никошин, Галиәсгар Камал исемендәге театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов кул куйган кайгынамәдә.

Мәрхүмәне соңгы юлга озату 4 декабрьдә 10.00 сәгатьтә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында уза.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100