news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге халык язучысы Мөсәгыйт Хәбибуллин вафаты уңаеннан кайгы уртаклаша

Мөсәгыйт Хәбибуллин турында якты хәтер безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак, диелә рәсми кайгынамәдә.

Татарстан җитәкчелеге халык язучысы Мөсәгыйт Хәбибуллин вафаты уңаеннан кайгы уртаклаша

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Хөкүмәте Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин вафат булу уңаеннан кайгы уртаклашты.

"Мөсәгыйт Хәбибуллин үз эшенә тугрылык үрнәге булды, аңа зур җаваплылык, игелеклелек һәм кешелеклелек хас иде. Аның турында якты хәтер безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак", - диелә рәсми кайгынамәдә.

Кайгынамәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров имзалаган.

Кайгы уртаклашучылар арасында Казан мэры Илсур Метшин, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100