news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге Хәния Фәрхи үлеме сәбәпле кайгы уртаклаша

Кайгынамәдә "республика җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә", диелгән.

(Казан, 28 июль, "Татар-информ"). Татарстан җитәкчелеге Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вакытсыз арабыздан китүе сәбәпле, кайгы уртаклашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Кайгынамәдә “республика җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә”, диелгән.

Искәртеп үтик, кичә, 27 июльдә, 58 нче яшендә Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи – Биктаһированың гомере өзелде.

Хәния Фәрхи 1960 елның 30 маенда Башкортстанның Тәтешле районы Югары Салаюа авылында туган. Казан театр училищесын 1985 елны тәмамлап, хезмәт юлын К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында башлый. Тамашачылар аны Т.Миннуллинның “Без бит авыл малае”, Р.Батулланың “Ак күгәрченнәр”, И.Юзеевның “Мәкәрҗәгә барган идек” спектакльләре буенча хәтерли.

1988 елда Мәскәү өлкә филармониясенең “Бәйрәм” татар ансамблендә Хәния Фәрхинең карьерасы эстрада җырчысы буларак башланып китә. Иҗат коллективы зур популярлык яулый, җырлары татар телевидениесе һәм радиосы программаларында яңгырый башлый. Җырчы репертуарында меңләп җыр бар. Анда халык яратып тыңлый торган борынгы татар, башкорт җырлары да, бүгенге көн композиторларыныкы да, авторның үзенекеләр дә шактый.

Зур популярлык китергән җырлардан: “Сагынам сине, Питрәч”, “Әлдермешкә кайтам әле”, “Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә”, “Онытылыр димә”, “Казан кичләре” һәм башкалар бар.

Озак еллар дәвамында Хәния Фәрхи татар халкы җыр сәнгатен Урта Азия, Себер, Казахстан, Башкортстан, Оренбург һәм башка өлкәләргә җиткерә. Аның концертлары һәрчак аншлаг белән югары профессиональ дәрәҗәдә уза.

“Үзенең иҗат дәверендә Хәния Фәрхи бик күп яшь артистларның сәләтен ачты. Аның тырыш эшчәнлеге һәм югары һөнәри осталыгы “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә”, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре, Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. Халыкның яраткан җырчысы, талантлы кызы турында якты хатирәләр күңелләрдә озак сакланыр”, – диелгән кайгынамәдә.

Кайгынамәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров кул куйган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100