news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан җитәкчелеге, Гомәр Усманов үлеме уңаеннан, кайгынамә белән мөрәҗәгать итте

1982-1989 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты (обком) беренче секретаре 83нче яшендә вафат булды

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге, Гомәр Усманов үлеменә бәйле рәвештә, кайгынамә белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Кайгынамә текстында болай диелә:

"Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде.

2015 елның 24 февралендә 83нче яшендә республиканың танылган партия һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан АССР Министрлар Советының элеккеге рәисе, КПССның Татарстан өлкә комитеты (обком) беренче секретаре Усманов Гомәр Исмәгыйль улы вафат булды.

Г.И.Усманов 1932нче елның 16нчы мартында Татарстан АССРның Чистай шәһәрендә туган. Хезмәт эшчәнлеген ул 1950 елда, Чистай авыл хуҗалыгын механизацияләү техникумын тәмамлаганнан соң, Биектау районының Усад авыл хуҗалыгын механизацияләү мәктәбендә укытучы булып башлаган.

1953 елда Г.И.Усманов ВЛКСМның Биектау райкомы беренче секретаре булып сайлана. 1954-1962нче елларда ул Чистай авыл хуҗалыгын механизацияләү техникумы укытучы-инструкторыннан алып партиянең Чистай шәһәр комитеты беренче секретаренә кадәр юл уза. 

1962 елда Г.И.Усманов Чаллыга күчеп килә, анда өч ел дәвамында Чаллы җитештерү колхоз-совхоз идарәсе башлыгы булып эшли.

1965 елдан янә партия эшендә, партиянең Буа район комитеты беренче секретаре булып сайлана

Бу елларда аның оештыру сәләте, лидерлык сыйфатлары һәм югары профессиональлеге чагылыш таба.

1966 елда, 34 яшендә, Г.И.Усманов Татарстан АССРның Министрлар Советы рәисе була. Ул бу вазифада 16 елдан артык хезмәт куя.

1982-1990 елларда Г.И.Усманов КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре, аннары КПСС Үзәк комитеты секретаре булып сайлана. Аның җитәкчелегендә Татарстан АССРда нефть табу сәнәгате актив үсеш кичерә, илдә нефть табу буенча әйдәп баручы позицияләрне били. Ул елларда салынган икътисади нигез ярдәмендә республика үзен актив үсеш кичерүче төбәк буларак таныта: "КАМАЗ", "Нижнекамскнефтехим", "Казаньоргсинтез" кебек сәнәгый гигантлар, зур энергетика системалары төзелә.

Г.И.Усманов актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара. Ул күп чакырылыш СССР һәм Татарстан АССР халык депутаты итеп сайлана.

Аның хезмәт казанышлары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелә. Ул "Мактау билгесе", ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе, "Татарстан Республикасы каршындашы казанышлары өчен" орденнары,  Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале һәм башка медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнә

Гомәр Исмәгыйль улы Усманов турындагы якты хатирәләр безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр".

Шундый текстлы кайгынамәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар имзалаган.

Фотосурәт  president.tatarstan.ru сайтыннан алынды.  

news_right_1
news_right_2
news_bot