news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан җитәкчелеге Алабуганың элеккеге башлыгы вафатына бәйле кайгы уртаклашты

Герман Мелкумянцка 89 яшь иде

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге Алабуганың экс-башлыгы вафатына бәйле кайгы уртаклаша.

  • 8 августта Алабуга районының һәм Алабуга шәһәренең элекке башлыгы Герман Мелкумянц вафат булган. Аңа 89 яшь иде.

«Герман Мелкумянцның күпъеллык уңышлы эшчәнлеге һәм хезмәте югары дәүләт бүләкләре белән бәяләнде, алар арасында ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, „Хезмәт ветераны“, "В.И. Ленинның 100 еллыгы уңаеннан фидакяр хезмәт өчен“ медальләре, „РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре“ дигән мактаулы исем бар. Аңа „Алабуганың мактаулы гражданины“ исеме дә бирелде. Герман Тигранович Мелкумянц мәңгегә безнең йөрәкләрдә булачак», — диелә некрологта.

Телеграмманы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев имзалаган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot