news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Истанбулда Хәләл Бөтендөнья саммитында тәкъдим ителде

Оештыручылар «Kazansummit 2018» киңлегендә «RussiaHalalExpo 2018» үткәрү белән кызыксынуларын белдергән.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Истанбулда Төркия Президенты Рәдҗәп Тайип Эрдоган һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы химаясендә Хәләл Бөтендөнья саммиты (WorldHalalSummit) һәм «OICHalalExpo 2017» күргәзмәсе уза, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Бу чараларда Татарстанны республика мөселманнары Диния нәзарәте - Үзәк дини оешманың Хәләл стандартлары буенча комитеты тәкъдим иткән. Комитет рәисе Марат Низамов рәислегендәге делегациягә оештыручылар югары бәя биргән, алар шулай ук «Kazansummit 2018» киңлегендә «RussiaHalalExpo 2018» үткәрү белән кызыксынуларын белдергән.

Саммитта бөтен дөньядан 7 меңнән артык катнашучы булган, күргәзмәдә мөселманнар өчен косметика, азык-төлек һәм дарулар җитештерүче 150 оешма тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100