news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан ишкәкчеләре Европа чемпионатында катнашачак җыелма составына керде

Турнир 29-31 майда Познаньда (Польша) узачак

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Кичә Россия Ишкәкле спорт федерациясе президиумы Федерация кубогы һәм Россия кубогы нәтиҗәләре буенча, тренер составы тәкъдиме белән, 29-31 майда Познаньда (Польша) узачак Европа чемпионатында катнашачак Россия җыелмасы составын раслады.

Россия җыелмасын Олимпия чемпионы Сергей Федоровцев җитәкләде, ул Владислав Рябцев, Павел Сорин һәм Вячеслав Михайлевский белән бер составта чыгыш ясаячак. Команданың тулы составын "Весь спорт" агентлыгына академик ишү буенча Россия җыелмасы баш тренеры Сергей Верлин хәбәр иткән.

Россиялеләр составына Татарстаннан да ике спортчы катнаша. Алар - Артем Косов һәм Антон Куранов.  

news_right_1
news_right_2
news_bot