Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан ишегалды юлларын төзекләндерүгә 2 миллиард сум бүлеп бирелгән
Акча 684 ишегалды һәм квартал юлларын рәткә китерүгә тотыла.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан ишегалларындагы юлларны ремонтлауга 2 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Бу суммага 684 ишегалды юлларын төзекләндерәчәкләр. Татарстан Министрлар Кабинеты карары хокукый мәгълүмат сайтына урнаштырылган.
Агымдагы елның икенче кварталында ишегалды һәм квартал эчендәге юлларны капиталь ремонтлауның планын эшләү һәм һәркемгә күрерлек итеп урнаштыру каралган.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге һәм Казан Башкарма комитеты төзекләндерү эшләре өчен җаваплы итеп билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз