news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча Россиянең иң яхшы төбәге дип танылды

Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча Россиянең иң яхшы төбәге дип танылды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан «Ишегалларын төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру буенча иң яхшы төбәк» номинациясендә уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру өлкәсендә I Милли премия җиңүчесе булды. Бу хакта ТР шәһәрләрен үстерү институты хәбәр итә.

Премия тапшыру тантанасы кичә Калугада «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» форумы кысаларында узды.

Премия Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты составына керүче «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында оештырылды.

РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин үз чыгышында «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» «Тормыш өчен инфраструктура» яңа милли проектының бер өлеше булачагына игътибар итте.

Татарстаннан тыш, «Ишегалларын төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру буенча иң яхшы төбәк» номинациясендә җиңүгә Владимир, Тамбов, Ярославль өлкәләре һәм Алтай крае дәгъва итте.

Моннан тыш, Татарстан (Калуга, Липецк һәм Тула өлкәләре белән бергә) «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру буенча иң яхшы төбәк» номинациясендә лауреат дип танылды. Мәскәү өлкәсе җиңүче булды. Гомумән алганда, премия кысаларында 18 номинация каралган.

Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны 2019 елда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Ул эшләгән чорда республикада 7 меңгә якын ишегалды төзекләндереләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot