news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан исәп-хисап счетларыннан урлаулар саны буенча өченче урында тора

2021 елда республикада 3,3 меңнән артык шундый җинаять теркәлгән.

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Татарстан исәп-хисап счетларыннан урлаулар саны буенча Россиядә өченче урында тора.

2021 елда республикада 3,3 меңнән артык шундый җинаять теркәлгән. Мәгълүмати технологияләр һәм телекоммуникацияләр кулланылган мошенниклык саны буенча Татарстан 4 нче урында тора. Ел буена 4,6 мең очрак билгеле, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт гражданлык хезмәте идарәсе башлыгы урынбасары Марина Шнитенкова.

«Бу — экономик фактор белән аңлатыла. Безнең регион үсә бара, шуңа күрә республикабыз кешеләре мошенниклар өчен табышлы. Моңа карата аерым чаралар да күрелә. Без Идел буе федераль округында судка җибәрелгән җинаять эшләре һәм кулга алынган затлар буенча беренче урында торабыз», — диде белгеч.

Быел Татарстанда судка дистанцион урлаулар буенча барлыгы 1198 эш җибәрелгән. Шуларның 856сында җинаятьчеләре ачыкланган. Әлеге күрсәткечләр буенча Татарстан Россиядә 7нче һәм 5нче урында тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100