Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә 7 млн сумга якын акча алачак
Республика «Мәгариф» илкүләм проекты буенча үткәрелә торган «Игелекле эшләр төбәге» конкурсында җиңде.
(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). «Мәгариф» илкүләм проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында үткәрелә торган «Игелекле эшләр төбәге» конкурсында җиңү нәтиҗәсендә Татарстан иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә 7 млн сум чамасы акча алачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Конкурсның читтән торып үткәрелгән этабын узгач, татарстанлылар эксперт комиссиясе каршында уңышлы чыгыш ясады. Аның составына федераль министрлыклар, югары уку йортлары вәкилләре, зур бөтенроссия иҗтимагый оешмалары һәм хәйрия фондлары җитәкчеләре керде», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Алынган акчалар республикада иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә, аерым алганда, «Сары обойлар» («Волонтер» иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге), «Зур тәнәфес!» («Яшьләр дөньясы» күп профильле яшьләр үзәге), «Идел буе регистры», «Мин — волонтер. Аңлы волонтерлык. Бергә яман шешне җиңик» («Без «Мы вместе — без бергә» онкопациентларга ярдәм итә торган Төбәкара автоном коммерциячел булмаган оешма) проектларына тотыла.
Конкурсның гомуми приз фонды 250 млн сумга якын. Татарстан 39 җиңүченең берсе булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз