news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Иран халкына ашыгыч гуманитар ярдәм җибәрде

Бүген «Нәфис» хәйрия фонды Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Иран Ислам Республикасы Баш консуллыгы белән берлектә Иранга ашыгыч гуманитар йөк туплап җибәрде. Иран берничә атна дәвамында АКШ һәм Израиль тарафыннан көчле ракета һөҗүмнәренә дучар ителә.

Җыелган гуманитар ярдәм Иранның җирле халкы өчен РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» фонды Советы рәисе Ирек Богуславский башлангычы белән тупланды. Гомуми авырлыгы 51 тоннадан артык булган йөкне өч фурадан торган йөк автоколоннасы илтеп җиткерәчәк.

Иранлыларга көнкүреш химиясе һәм Казан җитештерүчеләренең май продукциясе җибәрелде:

43,2 мең шешә көнбагыш мае (35,6 тоннадан артык),4 мең данә кер юу порошогы (5,6 тоннадан артык),10 мең данә исле сабын (1,4 тоннадан артык),10 мең данә хуҗалык сабыны (1,4 тоннадан артык),10 мең данә савыт-саба юу чарасы (4,5 тонна),3 мең данә коры чистарту чарасы (1,6 тоннадан артык),5 мең данә шампунь (1,6 тоннадан артык).Авыр йөкне рәсмиләштерүдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды хезмәттәшлек күрсәтте..

Гуманитар ярдәм хәрби һөҗүмгә бәйле рәвештә авыр хәлдә калган иранлыларга булышу һәм ярдәм күрсәтү чагылышы булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot