Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан “Җир сәгате” халыкара акциясендә катнаша
Акция кысаларында республика 90 МВт. күләмдә электр егәрлеген саклап кала алачак.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Тагын бер айдан - 24 мартта Татарстан "Электр энергиясен саклау буенча экология акциясе"нә кушылачак. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акциядә катнашучыларга 20.30 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр утны һәм барлык көнкүреш электр приборларын сүндереп торырга кирәк булачак. Бу көнне бөтен республика буенча бер сәгатькә биналарны, корылмаларны, архитектура сыннарын яктырткычларны, торак йортларда электр утын сүндереп торырга, шулай ук электр энергиясе куллануны киметүгә юнәлдерелгән башка чараларны күрергә тәкъдим ителә. Акция кысаларында республика 90 МВт. күләмдә электр егәрлеген саклап кала алачак.
Чара гадәттә мартның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы белән үткәрелә. Ул Төрле дәүләт халыкларының электр энергиясен һәм ресурсларны саклау, планетар масштабта экологик вәзгыятьне яхшырту проблемаларын чишүдә бердәмлеген символлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз