news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында коронавирустан прививка ясалды

Вакцинация эштән аерылмыйча гына министрлыкта узды.

Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында коронавирустан прививка ясалды

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ведомство оешмалары хезмәткәрләре һәм ветераннары «Спутник V» вакцинациясенең беренче этабын узды.

«Башта хезмәткәрләр үзләренең һәм якын туганнарының хроник авырулары, шулай ук үзләренең зыянлы гадәтләре һәм яшәү рәвеше турындагы сораулар буенча анкета тутырдылар, терапевт белән сөйләштеләр, ә аннары вакцинациягә киттеләр», — дип сөйләделәр ведомство матбугат хезмәтендә.

Вакцинация эштән аерылмыйча гына, министрлыкта узды. Аларга вакцинациянең икенче компонентын 21 көннән ясаячаклар.

«Вакцинация — йогышлы авырулардан саклануның иң нәтиҗәле ысулы», диделәр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot