Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Луганскига гуманитар ярдәм илтте
ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Луганск Халык Республикасына гуманитар колонна составы белән килде. Сәфәр барышында ул Россия Федерациясе Герое Раил Габдрахманов белән очрашты, дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.
Татарстан шефлыгындагы шәһәрләр белән бәйле юнәлешләрдә эшләүче бүлекчәләр өчен билгеләнгән йөк составына квадроцикл кергән. Техниканы генераль директор Лена Хәмзина катнашында «Техник инвентаризация бюросы» акционерлык җәмгыяте биргән.
Шулай ук Евгений Рачков катнашында «Татпроф» компаниясе тапшырган 8 кубометрлы су савытлары һәм Рөстәм Гәрәевтан («Окна Страны» компаниясе) тиз торгызыла торган модуль конструкцияләр китерелгән. Моннан тыш, төбәккә блиндажлар ясау өчен агач материаллар, шулай ук Татарстаннан азык-төлек продуктлары тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз