news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан ипотеканың үтемлелеге буенча Россиядә 39нчы урынны алды

Татарстан ипотеканың үтемлелеге буенча Россиядә 39нчы баскычта урнашты. Кредит буенча айлык түләүнең ике эшләүче гражданның уртача хезмәт хакына карата нисбәте республикада 61,8 процент тәшкил иткән. РИА Новости агентлыгы шундый мәгълүматлар белән уртаклашты.

Төбәктә ипотека түләве күләме – 75 мең, ә кредитның уртача күләме 3,5 миллион сум тәшкил итә.

Ил буенча түләүләрнең гаилә бюджетына карата иң үтемле нисбәте төньяк һәм ерактагы төбәкләрдә булып чыккан. Әйтик, Чукот автономияле округы бу күрсәткеч (28,8 процент) буенча лидер. Ненец автономияле округы (30,7 процент) – икенче, Ямал-Ненец автономияле округы (32,1 процент) өченче урында. Магадан өлкәсе белән Ханты-Манси автономияле округы-Югра (35,3 һәм 37,5 процент) - беренче бишлеккә, Мурманск өлкәсе, Тыва, Камчатка крае, Саха (Якутия) Республикасы һәм Коми (37,6-43,1 процент) беренче унлыкка кергән.

Төньяк Осетия, Дагыстан һәм Калмыкия кебек төбәкләр исә, киресенчә, ипотеканың үтемлелеге ягыннан соңгы баскычларда урнашкан. Төньяк Осетиядә ипотека түләве эшләүче ике граждан кеременең якынча тулы суммасына (99,8 процент) тигез, ә Дагыстан һәм Калмыкиядә аннан шактый (116,1 һәм 129,3 процент) артып китә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100