Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан - ипотекага ихтыяҗ буенча Россия төбәкләре рейтингында бишенче урында
Татарстан ипотекага ихтыяҗ буенча Россия төбәкләре рейтингында бишенче урынны алды. Барлык ипотека заявкаларының 5 проценты республикага туры килә, дип яза «Газета.Ru».
Беренче урында - Мәскәү (барлык ипотека заявкаларының 10 проценты). Алга таба Краснодар крае (6 процент), Санкт-Петербург (5 процент) һәм Мәскәү өлкәсе (5 процент) килә.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Роскадастр) мәгълүматлары буенча, агымдагы елның июлендә бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына күчемсез милек белән бәйле 420 мең килешү теркәлгән. Бу 2025 елның июненә караганда 17 процентка күбрәк.
М2 аналитика һәм мәгълүматлар департаменты җитәкчесе Дмитрий Смирнов сүзләренчә, килешүләр санының артуы июльдә - 23, ә июньдә 19 эш көне булу белән бәйле. Ихтыяҗ артуның икенче сәбәбе - Үзәк банк төп ставканы 18 процентка кадәр киметте һәм бу торак базарын стимуллаштырды.
Аналитиклар билгеләп үткәнчә, ипотекага ихтыяҗ тотрыклы булып кала. 2025 елның июлендә ипотека алу ниятеннән банкларга җибәрелгән заявкалар саны июнь аендагыга тәңгәл килә. 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда аларның саны шулай ук үзгәрмәгән диярлек.
Ташламалы ипотекага килгәндә, экспертлар бәяләвенчә, июльдә 290 миллиард сумлык 50 мең займ тәкъдим ителгән. Бу 2025 елның июненә караганда 16 процентка артыграк.
«Мондый нәтиҗә күбесенчә сезонлылык белән бәйле. Гаилә ипотекасы элеккечә үк иң популяр дәүләт программасы булып кала - узган айда бирелгән ипотеканың 88 проценты шуның өлешенә туры килә», - дип искәртте аналитиклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз