Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан йөртүчесе Чувашиядә һәлак булган аварияне видеорегистратор төшереп алган

6 августта Чувашиядә М7 трассасында Сура елгасы аша күпердә юл һәлакәтендә Татарстан кешесе үлә. Әлеге аварияне видеорегистратор төшереп алган.
Якынча белешмә буенча, «Хендай» машинасы белән идарә итүче 38 яшьлек Татарстан кешесе каршы як полосага чыга һәм «Киа» машинасына бәрелә. «Киа» белән Чабаксарда яшәүче 44 яшьлек ир-ат идарә иткән.
«Хендай» йөртүчесе авария урынында ук үлә. «Киа» йөртүчесен һәм пассажирын, «Хендай»дагы өч пассажирны (алар арасында 15 яшьлек кыз бар) хастаханәгә илтәләр.
Тикшерү эшләре бара, диелә Чувашия ЮХИДИ хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз