news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан инвесторлары мәдәни мирас объектларын яңарту өчен ташламалы кредит ала ала

Татарстан Республикасында 2032 мәдәни мирас объекты бар. Шуларның 40ы – төбәк, ә 27се – муниципаль әһәмияттәге объектлар. Объектларны реставрацияләү белән кызыксынган инвесторлар өчен «ДОМ.РФ» операторы ташламалы кредит бирү программасын тәкъдим итә.

Ташламалы ставка 9 проценттан артмый. Кредитны реставрация эшләре өчен дә, проект документациясен эшләү өчен дә алырга мөмкин. Объектта реставрация эшләрен һәм кабул итү актын имзалау процедурасын 2030 елның 31 декабренә кадәр төгәлләргә кирәк.

Мәдәни мирас объектын реставрацияләп, анда кунакханә ачарга планлаштырган инвесторлар 2026 елның мартыннан 6 процентлы ташламалы ставка белән кредит ала ала. Объектның мәйданы 500 квадрат метрдан да ким булмаска һәм кимендә 10 номерга исәпләнгән булырга тиеш. Мәҗбүри шарт — эшләр тәмамланганнан соң бер ел дәвамында 3 йолдыздан да ким булмаган категориягә сертификат алу.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабуга шәһәрендә инвесторлар сатып алган начар хәлдәге 6 мәдәни мирас объекты буенча фәнни-проект документациясен әзерләү өчен 38 миллион сумнан артык төбәк финанслау чарасы бүлеп бирде. Шулай ук бу тәҗрибәне 11 объект булган Чистай шәһәрендә дә гамәлгә ашыру мөмкинлеге карала.

«Объект за рубль» программасы кысаларында инвесторлар бинаны символик бәягә сатып ала ала. Милек хокукы сатып алучыга шунда ук күчә, әмма йөкләмә белән. Яңа хуҗа билгеләнгән вакытта барлык реставрация эшләрен башкарырга тиеш. Бу – эшмәкәрләр өчен тарихи биналарны саклап калырга гына түгел, ә Татарстанда мәдәни һәм туристик үзәкләрне үстерергә дә ярдәм итә торган уникаль мөмкинлек.

Сатуларда катнашырга теләүче инвесторлар җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итә ала. Канәгатьләндерерлек булмаган хәлдәге мәдәни мирас объектларының каталогы белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин

news_right_1
news_right_2
news_bot